news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Җиңү парады репетициясе булу сәбәпле, Түбән Камада өч көнгә юллар ябылачак

Җиңү парады репетициясе булу сәбәпле, Түбән Камада өч көнгә юллар ябылачак

Түбән Камада 6, 7 һәм 8 майда Җиңү көне уңаеннан парадның генераль репетицияләре уза. Бу хакта «НТР 24» каналының туры эфирында Түбән Кама муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айзат Мәхмүтов хәбәр иткән.

Репетицияләр вакытында 14.00 – 17.30 сәгатьләрдә Спорт урамыннан Октябрьнең 50 еллыгына урамына кадәр (җөп ягы) hәм Спорт урамы киселеше – Октябрьнең 50 еллыгына хәтле (так ягы) юл ябык булачак. Бу турыда «Туган як» сайтында хәбәр ителә.

9 майда 7.30 – 13.00 сәгатьләрдә парад һәм митинг үткәрү өчен шул ук юллар ябыла.

«Үлемсез полк» акциясе вакытында 12.00 – 17.30 сәгатьләрдә Төзүчеләр проспектындагы базардан (җөп ягы) – Төзүчеләр – Химиклар проспектлары чатына, Химиклар проспекты – элеккеге «Җәлил» кинотеатрына кадәр, Октябрьнең 50 еллыгы урамы (так ягы) – Спорт hәм Октябрьнең 50 еллыгы урамнары (җөп як) чатына кадәр хәрәкәт чикләнәчәк. 

21.00 – 23.00 сәгатьләрдә концерт һәм салют вакытында Спорт урамындагы юлны ябачаклар.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100