news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Җиңү Парады репетициясе аркасында Казан үзәгендә берничә урам ябылачак

Казан Башкарма комитеты карары нигезендә иртәгә, 7 майда, Җиңү Парады репитициясе аркасында 16.00 сәгатьтән 23.30 сәгатькә кадәр Татарстан башкаласы үзәгендә транспорт хәрәкәте чикләнәчәк. Бу хакта шәһәр дәүләт автоинспекциясендә хәбәр итәләр.

Фото: © шәһәр дәүләт автоинспекциясе

Чикләүләр кагылачак:

  • Меңьеллык мәйданы (шул исәптән Бауман урамы буенча, Профсоюз урамыннан Батурин урамына кадәр);
  • Кремль яр буе урамы;
  • Декабристлар урамы (Меңьеллык мәйданыннан С. Хәким урамына кадәр);
  • Декабристлар урамы (Комсомол урамыннан Меңьеллык мәйданына кадәр);
  • Ташаяк урамы (Мәскәү урамыннан Меңьеллык мәйданына кадәр);
  • Уң як Болак урамы (Меңьеллык мәйданыннан Чернышевский урамына кадәр);
  • Сул як Болак урамы (Меңьеллык мәйданыннан Чернышевский урамына кадәр);
  • цирк һәм Үзәк стадион арасындагы юл

Казан Дәүләт автоинспекциясе гражданнардан чикләүләрне исәпкә алып маршрутны алдан планлаштыруларын сорый.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100