Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Җиңү көнендә Татарстанга янә көчле җил һәм кырау төшүе көтелә
Бүген кич һәм иртәгә Татарстанда һава шартларының начараюы көтелә. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге матбугат хезмәте хәбәр итә.
Чәршәмбе кич, пәнҗешәмбе төнлә һәм көндез республика территориясендә урыны белән көнбатыш һәм төньяк-көнбатыштан көчле җил, аның тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр (Казанда 9 майда көндез 15-18 метрга кадәр) була.
Бүген җилнең тизлеге 23 метрга җитәргә мөмкин.
Моннан тыш, 9 майда төбәк территориясендә төнлә һәм иртән туфракта 0..-5 градуска кадәр кырау (Татарстан башкаласында -1..-3 градус) көтелә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз