Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Җиңү көнендә Алабугада яңартылган Хәтер мәйданы ачылды

Алабугада төп мемориаль комплексны — Хәтер мәйданын масштаблы реконструкцияләү тәмамланды. Бу урында 30 ел капиталь ремонт үткәрелмәгән. Мемориал Җиңүнең 50 еллыгына, 1995 елда төзелә. Бу хакта «Алабуга нуры» яза.
Истәлекле датага — Бөек Җиңүнең 80 еллыгына биредә иске брусчатканы яңасына алыштырганнар, мемориалны гранит плитәләр белән тышлаганнар, аларда Бөек Ватан сугышында катнашкан 7375 кешенең исеме уеп язылган. Яңа яктырткычлар куелган, комплексның өске өлешендәге һәйкәлләр итәге яңартылган, инженерлык челтәрләре әзерләнгән.
Мемориал өчен урын үз вакытында очраклы гына сайланмаган: янәшәдә Бөек Ватан сугышы елларында алабугалылар фронтка киткән хәрби комиссариат урнашкан. Беренче 1995 елгы проект авторлары: архитектор Александр Рыбин һәм төзелеш эшләре җитәкчесе Николай Белов.
Бөек бәйрәм — 9 Майга багышланган тантаналы митинг нәкъ шушы урында узды.
Алабуга муниципаль районы башлыгы Рөстәм Нуриев 14000 якташыбыз фронтка киткән әлеге тарихи урынны реконструкцияләүгә катнашы булганнарның барысына да рәхмәт белдерде. Моннан тыш, шәһәр һәм район башлыгы билгеләп үткәнчә, биредә тарихи үзәк һәм Ватанны саклаучылар турында халык хәтере берләштерелгән искиткеч архитектура ансамбле барлыкка килде.
22 июньдә Алабугада тыл хезмәтчәннәренә багышланган сквер тапшырылачак. Ул да әлеге мемориаль комплекс составына керә, диелгән хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз