news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Җиңү көненә игълан ителгән килешү вакытында хәрби хәрәкәтләр туктатылып торачак

РФ Кораллы көчләре Җиңү көне уңаеннан игълан ителгән вакытлыча килешү вакытында хәрби хәрәкәтләрне тулысынча туктатачак.

«Билгеләнгән чорда (8 майдан 10 майга кадәр) махсус хәрби операция зонасындагы барлык Россия гаскәрләре төркемнәре хәрби хәрәкәтләрне тулысынча туктатачак», – дип хәбәр иттеләр РФ Саклану министрлыгында.

Украина Кораллы көчләре вакытлыча килешүне бозган очракта, Россия армиясе җавап бирәчәк. Әгәр дошман ягы Мәскәүдәге парадка һөҗүм итсә, Россия Киевка ракеталар атачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot