Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Җиңү көнен бәйрәм итү кысаларында йөзләгән Татарстан кешесе бушлай юридик ярдәм алды
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 81 еллыгы уңаеннан бөтен республика буенча түләүсез юридик ярдәм күрсәтү буенча чаралар сериясе узды. Бу хакта ТР Юстиция министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Һөнәри ярдәм сорап 268 кеше мөрәҗәгать итте, шул исәптән махсус хәрби операция геройларының гаиләләре, хәрби хәрәкәтләрдә катнашучыларның үзләре, шулай ук хезмәт ветераннары һәм пенсионерлар. Ике ярым йөздән артык консультация оештырылды.
Социаль-хокукый мәсьәләләр: пособиеләр, түләүләр, пенсия белән тәэмин итү һәм дәүләт ярдәменең башка чаралары аеруча әһәмиятле булды. Гражданнарны шулай ук торак исәбенә кую, җир бәхәсләре, медицина реабилитациясе, протезлар ясау, торакны аз хәрәкәтләнүче гражданнар өчен яраклаштыру һәм хезмәт мөнәсәбәтләре кызыксындырды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз