Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Җиңү көне алдыннан Казанда Илдус Мостюковка һәйкәл ачылачак
Казанда Җиңү көне алдыннан Социалистик Хезмәт Герое Илдус Мостюковка һәйкәл ачылачак. Бу шәхесләрнең истәлеген мәңгеләштерү юнәлешендәге мөһим чараларның берсе булачак. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта Татарстан Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева хәбәр итте.
«Илдус Мостюков исеме республикадан һәм Россия Федерациясеннән читтә дә билгеле. Аңа барыбыз да ихтирам белән карый. Һәйкәл аңа дан символы булып торачак», – дип белдерде Ләйлә Фазлыева.
Ул бу вакыйганың Татарстанда Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге елы кысаларында узуын искәртте.
Ләйлә Фазлыева татарстанлыларны якынлашып килүче Җиңү бәйрәме – 9 Май белән котлады. «Бу – бөтен илнең яраткан бәйрәме. Ул һәр йортта югары дәрәҗәдә билгеләп үтелә», – диде ул.
Вице-премьер билгеләп үткәнчә, республикада Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 81 еллыгы – 9 Майга әзерлек күптән башланды. «Ел башыннан барлык учреждениеләрдә хәтер чаралары үткәрелә. Традицион кыйммәтләрне саклауга багышланган чаралар оештырыла. Республиканың барлык учреждениеләре тарихи әһәмияткә ия шәхесләрне һәм вакыйгаларны мәңгеләштерү комиссиясе үткәрә торган чараларда катнаша», – дип белдерде Ләйлә Фазлыева.
- Илдус Мостюков — Татарстанның генераллар советы мактаулы әгъзасы, Казан электрофизика, соңрак «Радиоэлектроника» дип исемләнгән фәнни-тикшеренү институты мактаулы директоры, Казанның мактаулы гражданины. Россиянең «Пароль» (икенче төрле «свой-чужой») гомумгаскәри радиолокацион танып белү системасын булдырган генераль конструктор. Дәүләт иминлеге системасы әле дә Армиядә кулланыла.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз