Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
«Җиңү Диктанты» проекты Актаныш районының 7 мәктәбендә узачак
«Җиңү Диктанты» проекты Актаныш районының Киров, Пучы, Актанышның беренче һәм икенче санлы, Татар Суыксуы, Кәзкәйдәге кадет-интернат, Сәфәр мәктәпләрендә узачак. Бу хакта «Актаныш-информ» хәбәр итә.
Быелның 3 сентябрендә 14.00 сәгатьтә «Җиңү диктанты» язачакбыз. Ул Бөек Ватан сугышы вакыйгалары темасына багышлана. Катнашучылар 25 сорауга 45 минут эчендә җавап бирергә тиеш.
Диктантны «Бердәм Россия» партиясе «Тарихи хәтер» проекты кысаларында оештыра. «Җиңү диктанты»н Татарстанның барлык районнарында язып булачак. Анда катнашу өчен диктантпобеды.рф (https://диктантпобеды.рф/) рәсми сайтында 14.00 сәгатькә кадәр теркәлү узарга кирәк. Тестны диктант язу мәйданчыкларында да (исемлеге рәсми сайтта бар), онлайн форматта да узарга була, диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз