Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
«Җиңү диктанты» Бөтенроссия акциясе 26 апрельдә узачак
«Җиңү диктанты» Бөтенроссия акциясе 26 апрельдә узачак, акция алтынчы тапкыр узачак, дип хәбәр итә Россия хәрби-тарихи җәмгыяте. Бөек Ватан сугышы тарихын белү буенча тест бөтен Россия һәм чит илләрдә була. Бу турыда Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы хәбәр итте.
Быел диктант биремнәре Ленинградны фашистлар блокадасыннан тулысынча азат итүнең 80 еллыгына, язучы-фронтовикларның юбилеена, шулай ук башка юбилей даталарына багышлана.
«Җиңү диктанты» акциясенә теләгән һәркем яшенә карамастан катнаша ала.
Диктант мәйданчыклары Россиянең барлык 89 төбәгендә, шулай ук 50 чит илдә ачылачак. Диктант сораулары инглиз, француз, гарәп, кытай һәм испан телләренә тәрҗемә ителә. Мәскәүдә акциянең үзәк мәйданчыгы гадәттәгечә Поклонная тавында урнашкан Җиңү музее була. Диктантка әзерләнү өчен оештыручылар сигез федераль округта ачык лектория планлаштырган. Моннан тыш, мультимедиа күргәзмәләре һәм цифрлы экскурсияләр эшләячәк, диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз