news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Җиңү бәйрәменә багышланган концертта мең кешелек хор белән Дмитрий Дюжев чыгыш ясый

Меңъеллык мәйданының төп сәхнәсендә Россия федерациясенең атказанган артисты Дмитрий Дюжев сугыш җырларын башкара.

Җиңү бәйрәменә багышланган концертта мең кешелек хор белән Дмитрий Дюжев чыгыш ясый
Энҗе Габдуллина

Бөек Җиңүнең 77 еллыгына багышланган бәйрәм концертында мең кешелек хор белән бергә Дмитрий Дюжев чыгыш ясый. 

Россия федерациясенең атказанган артисты Дмитрий Дюжев казанлыларны татарча сәламләде. «Сәлам, дуслар! Рәхмәт, рәхмәт! Мин гашыйк булдым», – диде ул.

Дмитрий Дюжев «Поющая Казань» акциясе кысаларында мең кешелек хор һәм Татарстанның Дәүләт кавер хоры белән сугыш чоры җырлары - «Темная ночь», «Журавли» һәм башкаларны җырлый.

 

 

news_right_1
news_right_2
news_bot