Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Җиңү бәйрәме алдыннан Алабугада 14 ветеранның фатирына ремонт ясыйлар
Җиңү бәйрәме алдыннан Алабугада ветераннарның фатирларын төзекләндерәләр. Бу турыда «Алабуга нуры» газетасы хәбәр итә.
Мисал өчен, Рәисә Биктимерова тол калган хезмәт ветераны, аның ире Бөек Ватан сугышында катнашкан. Ул гомер буе укытучы булып эшләгән, лаеклы елга чыгар алдыннан 13нче балалар бакчасында тәрбияче булган. Үткән айда Рәисә әбигә 93 яшь тулган.
«Балконым пыялаланмаган иде. Хәзер яхшы булды, мин канәгать, теләсә кайчан чыгып, карап тора алам, моннан күренеш матур», − ди ул.
Хөршидә Ямалиева да хезмәт фронты кешесе, аның фатирына яңа ишек куйганнар. Искесеннән җил үтә торган булган. Хуҗабикәгә кара төстәге ишек ошамаганга, аның теләген исә алганнар: тыштан ишек көрән, эчке яктан — ачык төстә.
Район башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары Андрей Томилин сөйләвенчә, быел 14 ветеранның фатиры төзекләндереләчәк. Ремонт таләп ителгән фатир ияләре исемлеге шәһәрнең социаль хезмәте тарафыннан әзерләнгән.
«Март уртасыннан төзекләндерү эшләренә керештеләр, 1 майга төгәлләнергә тиеш», − диде Андрей Томилин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз