news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Җиңү адымнары - 2022» республика проекты җиңүчеләре билгеле – исемлек

«Әти-әниләрегезгә, укытучыларыгызга һәм «Җиңү адымнары» проекты кураторларына сезне үз Ватаныбызның чын уллары итеп үстерүләре өчен рәхмәт белдерәм», - диде Алисә Вяткина.

«Җиңү адымнары - 2022» республика проекты җиңүчеләре билгеле – исемлек
ТР Милли музееның матбугат үзәге хезмәткәре Мария Вандышева

Бүген Татарстан Милли музеенда «Җиңү адымнары - 2022» республика проекты җиңүчеләрен бүләкләделәр.

«Проект кысаларында мәктәп укучылары Бөек Җиңү белән бәйле төрле акцияләр үткәрә. Алар арасында - Георгий тасмаларын тарату, «Җиңү Вальсы» флешмобы, Җиңү турында шигырьләр уку, социаль челтәрләрдә видео урнаштыру һ.б. Татарстанның 39 районында 21 акция узды. Барлыгы 154 мәктәп отряды - 6-8 сыйныфтан 620 укучы катнашты. Чараларда 18 меңнән артык тамашачы булган», - дип хәбәр итә музейның матбугат хезмәте.

Россия Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов укучыларның мөһим эш башкаруын билгеләп үткән. «Бөек Җиңү турында хәтерне яшь буынга тапшырасыз. Ышанам: сезнең сафлар елдан-ел артыр», - дип мөрәҗәгать иткән ул.

«Милли музей - безнең төбәк тарихын, шул исәптән, Бөек Ватан сугышы турындагы тарихны саклый. Сезнең әти-әниләрегезгә, укытучыларыгызга һәм «Җиңү адымнары» проекты кураторларына сезне үз Ватаныбызның чын уллары итеп үстерүләре өчен рәхмәт белдерәм. Музеебызда сезне күрергә һәрвакыт шатбыз», - диде музейның генераль директоры Алисә Вяткина.

Проект җиңүчеләрен 5 номинациядә бүләкләгәннәр.

  • «Гран-при»: 1. Әлки районы Чуваш Борнае мәктәбе, 2. Балтач гимназиясе, 3. Чүпрәле районы Олы Аксу мәктәбе,
  • «Отрядның иң яхшы командиры»: 1. Раилә Минһаҗева (Арча районы Өчиле мәктәбе), 2. Наилә Нигъмәтуллина (Сарман районы Җәлил бистәсенең 2нче мәктәбе), 3. Ислам Хөснетдинов (Арча районының Курса-Почмак мәктәбе);
  • «Ел ачышы»: 1. Югары Ослан районының Олы Мәми мәктәбе, 2. Саба районының Лесхоз мәктәбе, 3. Чаллының 21нче мәктәбе;
  • «Иң яхшы команда эше»: 1. Лаеш районың Нармонка мәктәбе, 2. Әлмәт районының 23 нче «Менеджер» шәхси мәктәбе, 3. Балтач мәктәбе;
  • «Җиңү адымы»ның иң яхшы гамәлгә ашырылуы: 1. Арчаның 6нчы мәктәбе, 2. Азнакай районы Җиңү бистәсе мәктәбе, 3. Сарман районы Җәлил бистәсенең 2нче мәктәбе.

«Җиңү волонтерлары» хәрәкәтенең төбәк бүлегенең Рәхмәт хатлары белән Россия Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов, Татарстан мәгариф һәм фән министры урынбасары Алсу Әсәдуллина, Татарстан Милли музее генераль директоры Алисә Вяткина һәм Россия мәктәп укучылары хәрәкәтенең төбәк бүлеге рәисе Динар Сафин бүләкләнгән.

Проект биш ел элек «Җиңү волонтерлары» хәрәкәтенең төбәк бүлекләре һәм Россия мәктәп укучылары хәрәкәте тарафыннан гамәлгә куелган. Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгы ярдәмендә тормышка ашырыла.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100