news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Интровертлар өчен иң күп хезмәт хакы түләнелә торган һөнәрләр рейтингы төзелгән

Интровертлар өчен иң күп хезмәт хакы түләнелә торган һөнәрләр рейтингы төзелгән

(Казан, 30 декабрь, «Татар-информ»). Business Insider басмасы оялчан хезмәткәрләр өчен югары хезмәт хакы түләнелә торган һөнәрләр рейтингын төзегән, дип хәбәр итә “Известия”.

Журналистлар талантлы кешеләргә вакансияләр сайлау өчен АКШ Хезмәт министрлыгы белән Америка Статистика бюросы мәгълүматларын өйрәнгәннәр.

Экспертлар белдерүенчә, интровертлар өчен су ресурслары өлкәсендә белгеч булып эшләве иң кулай вариант, анда хезмәт хакы елына 119 850 доллар тәшкил итә.

Икенче урында – компьютер инженеры һөнәре ($111 730), өченче - физика ($111 580). Шулай ук беренче бишлектә математиклар һәм астрономнар да бар.

news_right_1
news_right_2
news_bot