Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
«Интервидение-2025» музыкаль конкурсында катнашучы илләр исемлеге чыкты
«Интервидение-2025» музыкаль конкурсы матбугат хезмәте 12 июньдә халыкара музыкаль вакыйгада катнашачак илләрнең тулы исемлеген игълан итте. Бу хакта «Известия» газетасы яза.
Рәсми мәгълүматларга караганда, быел конкурста 20 ил катнаша: Азәрбайҗан, Беларусь, Венесуэла, Вьетнам, Мисыр, Һиндстан, Казахстан, Катар, Кытай, Колумбия, Куба, Кыргызстан, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Россия, Согуд Гарәбстаны, Сербия, АКШ, Таҗикстан, Үзбәкстан һәм Көньяк Африка Республикасы.
«Интервидение» - ул конкурс кына түгел. Бу гуманитар хезмәттәшлекнең заманча формасы. Музыка аша — ә бу һәркемгә аңлаешлы тел - без мәдәниятләрнең күптөрлелеген, үзара хөрмәтебезне, милли традицияләргә, рухи-әхлакый нигезләргә һәм кыйммәтләргә хөрмәт, игелек һәм тынычлык хакына тигез хокуклы хезмәттәшлеккә юнәлгәнлегебезне күрсәтәбез», - дип ассызыклады Россия Тышкы эшләр министры урынбасары Александр Панкин.
Конкурсның финал тамашасы 2025 елның 20 сентябрендә Мәскәүдә уза.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз