news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Интертат»та яңа сәхифә – «Әйтте»: Язучыга әдәбияттан тыш башка вазифа да йөкләнгән

«Интертат» электрон газетасы яңа сәхифә башлый.

«Интертат»та яңа сәхифә  – «Әйтте»: Язучыга әдәбияттан тыш башка вазифа да йөкләнгән

«Интертат» электрон газетасында «Әйтте» сәхифәсендә журналистыбыз Рузилә Мөхәммәтова татар язучысы белән татар әдәбиятына кагылышлы урыннарда яшәеш турында сөйләшә.

Сәхифәнең беренче кунагы – Татарстанның халык язучысы Газинур Морат. Алар Декабристлар урамындагы 2 нче йортта урнашкан «Әдәби кафе»да очрашты.

Әңгәмә вакытында журналист «Язучы язып кына утыра аламы, әллә ул җәмәгать эшлеклесе булырга, вазгыятькә карата уй-фикерен, төрле вакыйгаларга мөнәсәбәтен белдерергә дә тиешме?», «Халыкка ул фикер кирәкме? Бүгенге көндә татар кешесе татар язучысы сүзенә мохтаҗмы? Бүгенге язучыдан ул төпле сүз көтәме?» кебек сорауларга җавап эзли.

«Язып кына утырган кешене дә гаепләп булмый, ләкин безнең татар язучысына гомер бакый әдәбияттан тыш башка вазифа да йөкләнгән. Әнә, Тукайны кара, Фатих Әмирханнарны кара, Дәрдемәндне кара, Исхакыйны кара - бөтенесе зур җәмәгать эшлеклеләре булган. Язучы ул, дөресен әйткәндә, дәүләте булмаган халыкның дәүләте», – ди Газинур Морат.

«Без үзебез хәл кадәри җәмәгать эшләрендә катнашып килдек анысы. Сүзен дә әйтергә тырыштык, әйтә алган кадәр әйттек тә шикелле, әйтеп булмаган сүзләр дә күп калгандыр», – дип дәвам итә ул.

«Язучының фикере һәм әңгәмәләр фикер тудырсын иде, укучыбыз язучы белән килешү-килешмәвен дә белдерсен иде», – ди журналист.

«Артында халык тора икән, җитәкчелек һәрвакытта зур эшләр майтара ала. Булдыра, теләсә...», «Намуслы булуның күләме булмый. Ул йә бар, йә юк. Әз генә намуслы булып булмый», – ди шагыйрь әңгәмәдә.

Сәхифәбезнең алдагы геройлары – Татарстанның халык шагыйрьләре Марсель Галиев, Ркаил Зәйдулла.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100