news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Интертат» Ясалма фәһем әзерләгән беренче татар клибын тәкъдим итә

«Интертат» Ясалма фәһем әзерләгән беренче татар клибын тәкъдим итә

Иртәгә, 11 декабрьдә, 11.00 сәгатьтә «Татмедиа» бинасындагы «Кәеф» студиясендә «Интертат» редакциясе татар эстрадасындагы беренче нейроклип –тәкъдим ителәчәк.

«Ясалма» җырын татар эстрадасындагы беренче нейроҗырчы – $алиса башкара. Клип тулысынча Ясалма Фәһем технологияләре кулланып генерацияләнгән. Ягъни, аның җыр тексты да, музыкасы да, җырлавы да, клиптагы видеолар да нейрочелтәрнеке, ягъни кеше зиһене белән түгел, Интернеттагы махсус сайтлар ярдәмендә ясалган.

Тәкъдим итүдә катнашырга теләүчеләр редакция белән элемтәгә керә ала.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100