news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

“Интертат” сайтында яшь журналистлар өчен “ЯшьТИ” рубрикасы ачылды

“ЯшьТИ” рубрикасы мәктәп укчыларына һәм студентларга үз әсәрләрен дөньяга чыгарырга мөмкинлек бирә.

“Интертат” сайтында яшь журналистлар өчен “ЯшьТИ” рубрикасы ачылды

(Казан, 3 июнь, "Татар-информ", Гөлия Хәсбиуллина). “Интертат” электрон газетасында яшь журналистлар өчен “ЯшьТИ” рубрикасы ачылды. Анда журналист булырга теләгән мәктәп укучылары һәм студентларның мәкаләләрен укып булачак.

“Интертат”та яшь журналистлар өчен эшли башлаган бу мәйданда беренче мәкалә дә басылып чыкты. Әлеге рубриканы Актаныш районының 11 класс укучысы Регина Габдрахманованың язмасы ачып җибәрә.

"Безнең бу рубрикабыз "Татар-информ"дагы татар журналистикасы мәктәбенең мөһим бер өлеше булыр дип ышанам. Иҗатчы өчен иң мөһим әйберләрләрнең берсе - әсәренең дөнья күрүе һәм бәяләнүе. Бу яшь журналистлар өчен әсәрләрен тәкъдим итү һәм фикер аралашу мәйданы булсын иде", - диде "Татар-информ" агентлыгының татар редакциясе баш редакторы Рәмис Латыйпов.

Рубрикага мәктәп укучыларының, профессиональ журналистика белән шөгыльләнмәгән студентларның язмалары кабул ителә. Язмаларны info@tatar-inform.tatar электрон адресы буенча юлларга була. Алар “ЯшьТИ” рубрикасында чыгачак.

"Бу рубрикадагы язма авторлары - тәҗрибәле журналистлар түгел, аларны бәяләгәндә шуны да исәптә тотсагыз иде. Әмма бу авторлар арасында киләчәктә татар матбугатын тотып торырлык журналистлар туар дип ышанам", - диде Рәмис Латыйпов. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100