news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

"Интертат" сайтына аңлатмалы, этимологик һәм башка сүзлекләр урнаштырылды

Тел, әдәбият һәм сәнгать институты төзегән сүзлекләр фонды барлыгы 13 сүзлекне берләштерә.

"Интертат" сайтына аңлатмалы, этимологик һәм башка сүзлекләр урнаштырылды
архив/Михаил Захаров

(Казан, 17 октябрь, "Татар-информ"). "Интертат" сайтындагы "Сүзлек" рубрикасына Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының 13 басманы берләштергән фонды өстәлде. Алар арасында аңлатмалы, этимологик һәм башка сүзлекләр бар.

Хәзер биредә Татар теленең аңлатмалы сүзлеген, Татар теленең орфографик сүзлеген, Татарча-русча хәрби лексика сүзлеген, Русско-татарский толковый словарь лингвистических терминов, Татар теленең этимология сүзлеген, Татарча-русча-инглизчә мәктәп сүзлеген, Русско-татарский словарь актуальной лексики, Татар теленең мәктәпләр өчен аңлатмалы сүзлеген, Татарско-русский словарь: Татарча-русча сүзлекне электрон рәвештә куллану мөмкинлеге бар.

"Интертат" сайтында сүзләрнең кулланылышын, кушымчаларның язылышын тикшереп карарга була.

news_right_1
news_right_2
news_bot