news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

“Интертат” сайты “Илгиз ил гизә” видеопроектын тәкъдим итте

Журналист Илгиз Шәкүров “влог” форматындагы проектта кызыклы вакыйгаларны, күренешләрне һәм кешеләрне күрсәтә.

(Казан, 14 июнь, “Татар-информ”). “Интертат” электрон газетасы “Илгиз ил гизә” исемле яңа проект башлады. “Влог” форматындагы проектны журналист Илгиз Шәкүров алып барачак. “Илгиз ил гизә” проектында хәзерге заманның кызыклы вакыйгаларын, күренешләрен һәм кешеләрен күреп булачак.

“Илгиз ил гизә” влогы - укучыга мәгълүматны җиңел һәм аңлаешлы итеп җиткерә торган татар телендәге беренче проект. Влогны караучылар актуаль һәм кызыклы мәгълүмат белән танышып кына калмыйча, бераз күңел ачсын һәм ял да итсен дигән максат куйдык”, - дип белдерде Илгиз Шәкүров.

Проектның беренче чыгарылышы инде әзер. Ул Әтнә районында төшерелгән. Илгиз Шәкүров Әтнә спорт мәктәбенең футбол командасына йөрүче малайлар һәм аларның остазлары Минтаһир Вәлиуллин белән таныштыра.

Влогта команданы борчыган иң зур проблема, тренерның хезмәт хакы һәм авыл баласыннан чын футболчы чыга аламы дигән сораулар күтәрелә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100