Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
«Интертат» сайтының уникаль укучылары 1 миллионнан артып китте

«Интертат» сайтының уникаль укучылары саны 1 миллионнан артып китте. Яндекс.Метрика күрсәткечләре буенча, 1 гыйнвардан 18 сентябрьгә кадәр сайтны 1 миллион 50 мең уникаль укучы укыган. Бу – бер айпи адрестан кергән укучылар саны. Сайтка гомуми кереп укулар (просмотр) саны 12 миллион 100 мең тәшкил итә.
«Интертат» сайтын 2021 елда укучылар саны 1 миллион 120 мең булган иде инде. Быел сайтны укучылар саны күбрәк булыр дип фаразларга мөмкин.
Лайфинтернет рейтинг агентлыгы мәгълүматлары буенча, «Интертат» 2017 елның азагыннан бирле иң популяр татар сайты булып кала бирә. «Интертат» хәзерге вакытта Башкортстандагы милли ресурлар арасында да иң күп укылышлысы.
Сайтның укылышы елдан-ел арта бара. 2015 елда сайтны укучы уникаль укучылар 135 мең булса, 2017 елда бу 391 мең булган, 2019 елда - 629 мең, 2019 елда – 691 мең, 2020 елда - 885 мең. 2021 елда – 1,120 миллион.
«Интертат»ны «Татар-информ»ның татар редакциясе әзерли. Редакциядә 20 кеше «Татар-информ» агентлыгының татар редакциясен, «Атна вакыйгалары» атналык газетасын һәм «Интертат» сайтын әзерли. «Атна вакыйгалары» – татар телле атналык газеталар арасында иң зур тиражлы басма – 57 мең. «Интертат» сайтының ТикТогы бу ресурстагы татар телле аккаунтлар арасында иң күп укучыга ия – 251 мең. Татар телле матбугат чараларының Ютуб каналлары арасында иң күп укучылар да «Татар-информ»ның татар редакциясенеке – 159 мең укучы.
Яндекс.Метрика күрсәткечләре
Лайфинтернет сайтының Казандагы күрсәткечләре. 19 сентябрь
Лайфинтернет сайтының Башкортстандагы күрсәткечләре. 19 сентябрь
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз