news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Интертат» сайты «Татар журналисты» сәхифәсен башлап җибәрде

Сәхифәдә төрле елларда эшләгән, журналистика тарихында үз исемен калдырган журналистлар белән әңгәмәләр урын ала.

«Интертат» сайты «Татар журналисты» сәхифәсен башлап җибәрде
Абдул Фархан

«Интертат» электрон газетасы «Татар журналисты» сәхифәсендә татар журналистикасында үз эзен калдырган, тарихка кереп калган журналистлар белән таныштыра башлый.

Беренче кунак – милли журналистикага ярты гасыр гомерен багышлаган, халык артисты Салават Фәтхетдиновтан дәүләт телевидениесендә беренче интервью алган журналист – Риман Гыйлемханов. Ул шагыйрь Габдулла Тукай белән туганлык җепләре, «Татарстан яшьләре» газетасында сәясәт темасына җиңел һәм аңлаешлы итеп язарга өйрәнүе, матбугатта күтәрелмәгән темалар, остазлары һ.б. турында сөйләде.

«Татар журналисты» сәхифәсен «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы журналисты Зилә Мөбәрәкшина алып бара. Беренче язманы «Интертат» сайтыннан укырга мөмкин.

news_right_1
news_right_2
news_bot