news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Интертат» Милли китапханәдә узачак «Шагыйрьләр урамы» шигърият бәйрәменә чакыра

16 июньдә Милли китапханәнең Җәйге террасасында очрашабыз.

«Интертат» Милли китапханәдә узачак «Шагыйрьләр урамы» шигърият бәйрәменә чакыра

«Интертат» электрон газетасы «Шагыйрьләр урамы» - яңа рухтагы шигърият бәйрәменә чакыра.

16 июнь кичендә төрле буын татар шагыйрьләре белән Милли китапханәдә очрашу мөмкинлеге бар. Кичә Милли китапханә һәм Язучылар берлеге белән берлектә үткәрелә.

Очрашу урыны: Милли китапханәнең җәйге террасасы. Вакыты: 18.00 сәгатьтә.

Шигърият җыенын Йолдыз Миңнуллина алып барырга вәгъдә итте. Җыенның хедлайнерлары – халык шагыйрьләре.

Катнашалар: Равил Фәйзуллин, Рәдиф Гаташ, Разил Вәлиев, Ренат Харис, Марсель Галиев, Зиннур Мансуров, Газинур Морат, Ләбиб Лерон, Илсөяр Иксанова, Рәмис Аймәт, Гөлүсә Батталова, Луиза Янсуар, Йолдыз Миңнуллина, Лилия Гыйбадуллина, Рүзәл Мөхәммәтшин, Резеда Гобәева, Рифат Сәлах, Эльвира Һадиева, Булат Ибраһим, Фәнил Гыйләҗев, Ләйлә Хәбибуллина, Гүзәл Закирова, Миләүшә Гафурова.

Керү ирекле, әмма урыннар чикле. Шуңа алдан регистрация үтүегезне сорыйбыз.

news_right_1
news_right_2
news_bot