news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

"Интертат" һәм "Татар-информ"ның татарчасын ай саен миллионнан артык кеше укый

Татар Википедиячесе төзегән рейтинг буенча, татар сайтлары арасында "Интертат" укылыш буенча беренче урында.

"Интертат" һәм "Татар-информ"ның татарчасын ай саен миллионнан артык кеше укый

(Казан, 13 май, "Татар-информ", Айгөл Шәйхлисламова). Викимедиа РУ табышсыз партнёрлыгы һәм Викимедиа җәмгыятенең татар телле катнашучылары төркеме әгъзасы Фәрһад Фаткуллин төзегән рейтинг буенча, татнетка кергән сайтлар арасында "Интертат" сайты апрель аенда укучылар саны буенча беренче урында. Рейтингның беренче бишлеген Тимерхан Шәйхетдинов фейсбукта урнаштырган.

Рейтинг alexa.com һәм similarweb.com сервислары буенча тикшеренүләр нәтиҗәсендә ясалган.

2019 елның апреленә татар сайтлары рейтингы:

1. "Интертат" электрон газетасы intertat.tatar – 875 мең күрсәтү;

2. Татарча Википедия - tt.wikipedia.org – 690 мең күрсәтү;

3. Матбугат.ру порталы - matbugat.ru – 515 мең күрсәтү;

4. "Сөембикә" журналы - syuyumbike.ru – 326 мең күрсәтү;

5. "Татар-информ"ның татар редакциясе - tatar-inform.tatar – 248 мең күрсәтү.

Викимедиа җәмгыятенең татар телле катнашучылары төркеме әгъзасы Тимерхан Шәйхетдинов әйтүенчә, апрель аенда татар сайтларын укучылар Габдулла Тукайның туган көне тирәсендә  - 24-27 апрельдә актив караган.

“Әлеге күрсәткечләрне яхшы да, начар да дип әйтеп булмый. Аны чагыштырмача гына әйтергә мөмкин. Миллионга җитмәгәнбез икән, димәк әле алга таба барырга, үсәргә дә үсәргә. Дөньякүләм интернет челтәренең татар телле сегментына караучыларны миллионга җиткерергә кирәк”, - диде татар википедиячесе.

liveinternet рейтингы буенча "Интертат" сайты 2018 елның гыйнварендә дөньядагы иң популяр татар сайтына әйләнде һәм әлегә кадәр шушы статусны саклый. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100