news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Интертат» һәм «Татар-информ» журналисты Энҗе Габдуллина «Татар кызы» бәйгесендә катнаша

«Интертат» һәм «Татар-информ» журналисты Энҗе Габдуллина «Татар кызы» бәйгесендә катнаша
шәхси архивтан

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгының татар редакциясе һәм «Интертат» сайты журналисты Энҗе Габдуллина «Татар кызы» бәйгесенең 11 декабрьдә узачак Татарстан этабында көч сынашачак.

«Мин бу бәйгедә катнашырга университетның беренче курсында укыганда ук хыялланып килдем. Танышларым: «Энҗе, син бу бәйгедә катнашырга тиеш, син җиңәчәксең», - дип әйтәләр иде. Анда катнашыр өчен психологик яктан әзер булырга кирәк икән. Пандемия вакытында катнаша алмадым, быел, ниһаять, катнашырга булдым», - диде Энҗе.

«Татар кызы» бәйгесенең кагыйдәләре буенча май аенда зональ этаплар уза. Энҗе Казан этабында катнашкан. Бәйге таләпләре буенча портфолио һәм үзең турында визитка тәкъдим ителергә тиеш. 40 кыз арасыннан 14ен сайлап алганнар. Энҗе үз профессиясе турында видеоролик күрсәткән, җырлаган һәм интеллектуаль сорауларга җавап биргән.

Зональ этаптан соң июнь аенда «Сәйдәш» мәдәният үзәгендә июнь аенда ярымфинал узды. Милли китапханәдә сорауларга җавап, тест үткәрелгән һәм иҗади номер, визитка тәкъдим итү булган. Шулай ук 30 кыз арасыннан жюри 12 кызны, шул исәптән Энҗене дә сайлап алган.

Республика этабында беренче ике урынны алган кыз – Гран-при иясе һәм Казан гүзәле халыкара «Татар кызы» бәйгесендә көч сынашачак.

«Минем өчен бу бәйге җыр-бию, иҗади номер, фольклор ярышы гына түгел. Анда кызларның интеллектуаль дәрәҗәсенә, белеменә, эчке халәтенә игътибар бирәләр. Татар кызларының имиджын күтәрә, шәхес буларак та үстерә торган проект дип саныйм. «Татар кызы»нда катнашу минем өчен зур горурлык», – диде Энҗе Габдуллина.

Энҗе Габдуллина 2021 елда татар студент кызлары арасында уздырылучы «Яз гүзәле» бәйгесендә катнашып, «Иң зыялы кыз» номинациясенә лаек булган иде.

  • Энҗе Габдуллинага 22 яшь. Ул - Актаныш районы Такталачык авылы кызы. Казан федераль университетының журналистика Югары мәктәбендә укыган. 2018 елдан «Татар-информ» татар редакциясендә һәм «Интертат» сайтында эшли.

Энҗе Габдуллинаның ярымфиналдагы чыгышы

Энҗе Габдуллинаның «Яз гүзәле» бәйгесендәге чыгышы

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100