Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
"Интертат" электрон газетасы үзешчән җырчылар бәйгесен башлап җибәрә
"Халык җырчысы" бәйгесе үзешчән җырчыларга тиз арада танылу мөмкинлеген бирәчәк.
(Казан, 23 март, "Татар-информ"). "Татар-информ" редакциясе "Интертат" электрон газетасы сайтында "Халык җырчысы" конкурсын башлап җибәрә.
Бу бәйге үзешчән җырчыларга танылу мөмкинлеген бирәчәк.
Конкурста катнашырга теләүчеләргә үзләре яки танышлары җырлаганны видеога төшереп алырга кирәк. Җырчының исем-фамилиясе, аның турында кыскача мәгълүмат язарга кирәк. Шушы видеоязманы һәм мәгълүматны info@tatar-inform.tatar адресына юллау сорала.
Искәрмә: җырчы видеоязманы үзе җибәрмәгән очракта, башка кеше төшергән видеоязманы сайтка урнаштырырга башкаручының рөхсәте булырга тиеш.
Видеоязмалар "Интертат" сайтындагы “Халык җырчысы” рубрикасына урнаштырылачак. Иң күп каралган видеоязма һәр атна саен ачыкланачак. Төп җиңүче 2018 елның 4 маенда - һәр атнаның җиңүчеләре арасында тавыш бирү юлы белән билгеләнәчәк. Тавыш бирү "Интертат" электрон газетасының ВКонтакте социаль челтәрендәге төркемендә оештырылачак.
Җиңүче смартфон белән бүләкләнә.
Бәйгенең хештеглары - #интертатконкурс #халыкҗырчысы
Искәртеп узабыз, “intertat.tatar” сайты татар телле сайтлар арасында дөньяда беренче урында тора. “Интертат” сайтын аена 55 меңнән артык уникаль кулланучы карап бара.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз