news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Интертат» электрон газетасы «Татарча лайфхак» проектын тәкъдим итте

Бу проектта татар халкы белән бәйле лайфхаклар тәкъдим ителәчәк.

(Казан, 24 ноябрь, "Татар-информ"). «Интертат» электрон газетасы «Татарча лайфхак» проектын тәкъдим итте. «Лайфхак» сүзен татарчага «файдалы киңәш» дип тәрҗемә итеп була. Бу проект кысаларында укучыларга татар халкы белән бәйле лайфхаклар тәкъдим ителәчәк. Алар видео форматында булачак.

«Татарча лайфхак»ның беренче чыгарылышы гади, әмма бик кирәкле: чәкчәк пешерү. Проект авторларының берсе, журналист Илгиз Шәкүров сүзләренә караганда, алдагы чыгарылышларда да татарлыкка басым ясалачак. Мәсәлән, татарча биергә, татар калфагы тегәргә өйрәтәчәкләр. Шулай ук татар халкының йолаларына да тукталачаклар.

«Тел яшәсен өчен ул кулланылышта булырга тиеш. Хәзер интернет заманы. Димәк, татар теле интернетта да булырга тиеш. Кызганычка, әлегә интернетта татар телендә сыйфатлы контент бик аз. Видео форматында лайфаклар әзерләп, без бу проблеманы хәл итүгә үз өлешебезне кертәбез», - дип белдерде Илгиз Шәкүров.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100