news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Intertat электрон газетасы .tatar доменында эшли башлады

Бу — әлеге доменны кулланган беренче татар электрон газетасы.

(Казан, 4 август, “Татар-информ”, Лилия Локманова). "Tatar-inform" редакциясе карамагындагы “Intertat” электрон газетасы .tatar доменында эшли башлады. Бу — әлеге доменда теркәлгән беренче татар электрон газетасы. Моңа хәтле берникадәр вакыт сынау режимында эшләгән сайтны бүген Бөтендөнья татар конгрессы VI съезды эшен яктыртучы журналистларга "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының генераль директоры Шамил Садыйков тәкъдим итте.

“Без эшне башлаганда, нинди татар сайты инде ул?! Татар кешесенә ул кирәкме, анда кеше кермәячәк, татарча яңалыклар татар кешесенә кирәк түгел, алар русча да укый ала, нәрсәгә акча әрәм итеп эшләргә, бу эш барып чыкмаячак, диючеләр дә булды. Әмма безнең укучыларыбыз саны шул вакыт аралыгында 10 тапкырга үсте”, - дип билгеләп үтте Шамил Садыйков.

Аның сүзләренчә, әлеге доменны популярлаштыру һәм сайтны яңарту идеясен “Татмедиа” Республика агентлыгы җитәкчесе Айрат Зарипов тәкъдим иткән.

Билгеле булганча, “Tatar-inform” мәгълүмат агентлыгының татар телендәге сайты “.tatar” доменында эшли башлаган беренче татар телле матбугат чарасы иде. Ул бу доменны узган елның 30 августыннан бирле куллана. Сайтны көн саен уртача 2 меңләп кеше укый. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100