news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Интертат» чүплектәге үләксә турында язганнан соң, Россельхознадзор тикшерү башлаган

Юртыш авылындагы бозау үләксәсе «Правда» җәмгыятенеке икәне расланса, фермерга йөз меңгә кадәр штраф яный.

«Интертат» чүплектәге үләксә турында язганнан соң, Россельхознадзор тикшерү башлаган
Салават Камалетдинов

(Казан, 31 май, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). «Интертат» сайты Биектау районының Юртыш авылындагы чүплектәге бозау үләксәсе турында мәкалә язганнан соң, Россельхознадзор тикшерү башлаган.

Безнең редакциягә Юртыш авылында «Правда» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең маллары авыл эчендә теләсә кайда йөрүе, сыер һәм атларның авыл кешеләренең бакчаларын таптавы, юл уртасында хайван үләксәләре ятуы турында хәбәр иттеләр. Без Юртыш авылына барып, андагы хәлне тикшердек. Нәтиҗәдә авылдагы чүплектә бозау үләксәсе таптык.

Бу хәбәр белән Россия Ветеринария һәм фитосанитария күзәтчелеге федераль хезмәте (Россельхознадзор) Татарстан буенча идарәсенең Дәүләт ветеринария күзәтчелеге бүлеге кызыксынган. Моңа кадәр «Правда» җәмгыяте җитәкчесе Фиркать Вахитовка малларны авылга тараткан өчен ике тапкыр штраф салынган булган инде. Бу юлы штраф күләме 100 мең сумга кадәр җитәргә мөмкин.

«Чүплектәге бозау „Правда“ җәмгыятенеке булса, хуҗалык җитәкчесенә 100 меңгә кадәр штраф яный. Дөрес, аны дәлилләү авыр. Прокуратурага гел хәбәр итеп торып булмый. Фермер шикаять язарга мөмкин. Сезнең видеоларны өйрәнәчәкбез һәм анда барып тикшерәчәкбез», — диде Россельхознадзорның Татарстан буенча идарәсенең Дәүләт ветеринария күзәтчелеге бүлеге мөдире Идрис Гатин «Татар-информ»га.

Хуҗалык җитәкчесе Фиркать Вахитов исә, чүплектәге мал үләксәсе шәхси хуҗалыкныкыдыр, ди. «Чүплектә яткан бозау минеке түгел, кешеләрнекедер. Колагындагы бирканы карарга кирәк. Чүплеккә күмсәң, бик күп штраф түлисе була. Безнең алай иткән юк. Махсус үләт базы бар», — диде ул.

Моннан тыш, Россельхознадзор Фиркать Вахитовны судка да бирергә мөмкин. Әмма бу очракта ул фермадагы малларны сата алмаячак. «14 июньгә кадәр ул киртәләр тотарга, дезинфекцияли торган корылмалар төзергә тиеш. Бу безнең контрольдә тора. Шулар үтәлмәсә, без берләшеп аны Биектау районы судына бирә алабыз. Ләкин судка бирсәң, малны сатып булмый», — дип билгеләп үтте Идрис Гатин.

Мәмдәл авыл җирлегендәге хуҗасыз маллар турында тулырак «Интертат» сайтында укый аласыз.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100