news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Интертат» Әбри Хәбриев белән «Гадел әңгәмә» тапшыруының икенче өлешен тәкъдим итте

Юмор остасы татар теленә кагылышлы бәхәскә нокта куйды.

«Интертат» Әбри Хәбриев белән «Гадел әңгәмә» тапшыруының икенче өлешен тәкъдим итте

(Казан, 14 декабрь, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). «Интертат» электрон газетасы Әбри Хәбриев белән «Гадел әңгәмә» тапшыруының икенче өлешен тәкъдим итте.

Бу чыгарылышта юмор остасы татар теленә кагылышлы бәхәскә нокта куйды. Бер интверьюсында ул: «Рус эстрадасында „игра слов“ дигән күренеш бар. Рус теле — ул бай тел. Ә безнең татар теле, матур тел булса да, сай. Филология белгечләре сүгәр инде, әмма сәхнәдә эшләгән кеше буларак әйтәм: безнең телебез сай. Рус телендә мәхәббәт аңлатуның да йөзләгән төре бар, ә бездә нәрсә?!» — дигән иде.

Әлеге сүзләрдән соң татар җәмәгатьчелеге пародистны гаепләде. Әбри Хәбриев әйткән сүзләренә «Гадел әңгәмә» тапшыруында ачыклык кертте. Ул шулай ук балаларын кечкенәдән татарча сөйләшергә өйрәтүе, иҗади планнары турында сөйләде.

Әбри Хәбриев белән «Гадел әңгәмә»нең беренче өлеше узган атнада чыкты. Икенче чыгарылышны «Татар-информ»ның Ютуб-каналында карый аласыз.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100