news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Интертат» Әсгать Сәфәровка үз рекорды турында сөйләде

Бүген «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы коллегиясендә күргәзмәдә ТР Рәисе Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәровка «Интертат» сайтының узган елда куйган рекорды турында әйтелде.

«Татар телендәге иң күп укыла торган веб-сайт» буларак, «Интертат» «Интеррекорд» Халыкара рекордлар китабына һәм Россия рекордлары реестрына кертелгән иде.

«Интертат» сайты – татар телле сайтлар арасында иң укылышлысы. Ул Россия рекордлары реестрына кертелде», – дип сөйләде сайтның баш мөхәррире Рәмис Латыйпов. Яндекс.Метрика мәгълүматлары буенча, соңгы елда «Интертат» бик зур - 1 миллион 350 мең уникаль кулланучылар китерә һәм 18,1 миллион карауга ирешә алган.

Рәмис Латыйпов ютубта да бер ел эчендә татар телендә каралыш буенча 100 меңнән артык үсеш булганын искәртте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100