news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Интернетта Татарстан Республикасы дәүләт телләрен популярлаштыру буенча бәйге башланды

Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы интернет челтәрендә Татарстан Республикасы дәүләт телләрен популярлаштыру буенча республика бәйгесендә катнашу өчен гаризалар кабул итә башлавы турында игълан итте. Бу хакта Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Конкурсның максаты - Татарстан Республикасы дәүләт телләрен саклау һәм популярлаштыруга юнәлдерелгән иң яхшы блогларны ачыклау.

Гомуми приз фонды 565 000 сум тәшкил итә.

Бәйге түбәндәге номинацияләр буенча үткәрелә:

- «Социаль челтәрләрдә иң яхшы блог»;

- «Видеохостингларда иң яхшы блог»;

- «Мессенджерларда иң яхшы блог»;

- «Татарстан Республикасында Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы темасына иң яхшы блог»;

- «Иң яхшы яшь блогер» (14-18 яшьлекләр).

Бәйгедә катнашучылардан документлар 2023 елның 30 ноябренә кадәр konkurs_tatmedia2023@mail.ru электрон адресына кабул ителә, яки электрон рәвештә түбәндәге адреска җибәрергә кирәк: 420066, Татарстан Республикасы, Казан шәһәре, Декабристлар урамы, 2, 6 кат, 608 бүлмә, гаммәви мәгълүмат чаралары бүлеге. Белешмәләр өчен телефон: 8 (843) 570-31-12.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100