news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Интернетта татарча проект авторлары: Танылу өчен сыйфатлы продукт кирәк

«Татарларны күбрәк белүләрен теләсәк, инглиз теленә тәрҗемә итәргә һәм аны шул телдә популярлаштырырга кирәк», — ди блогер Ләйлә Лерон.

Интернетта татарча проект авторлары: Танылу өчен сыйфатлы продукт кирәк
Салават Камалетдинов

(Казан, 13 ноябрь, «Татар-информ», Зәринә Хуҗина). Татарстан Милли китапханәсендә республикакүләм «Акыл фабрикасы» белем бирү форумында татар проектларын алып баручылар очрашты. Алар үзләренең фикерләре белән уртаклаштылар һәм сыйфатлы продукт кирәк дигән нәтиҗәгә килделәр.

«Мин ярты ел Чехиядә яшәдем, кешеләрнең кафеларда, урамнарда рәхәтләнеп газета укыганнарына шакката идем. Бездә бит андый практика да, мода да юк. Безгә ММЧ белгечләрен яңача укытырга кирәк. Әлбәттә, «Татмедиа“да 50-60 елларда укыган татар журналистикасы белгечләре утыра, аларга европалашкан укытуны кертү авыр, алар аны кабул итмиләр», — ди «Татар кызы» халыкара конкурсының башкарма директоры, этнокультура проектлары авторы Гүзәлия Гыйниятуллина.

«Әлиф» иҗат төркеменең администраторы Алёна Батуллинна фикеренчә, һәр төбәктә, чит илдә үз кеше булуы бик мөһим. «Кемдер андагы татар мәдәниятен халыкка сөйләргә тиеш», — ди ул.

«Тәртип» радиосының PR бүлеге җитәкчесе Айсылу Лерон сөйләвенчә, төрек сериаллары дөнья буйлап бик нык популяр. Ул, кешеләрнең төрек культурасына сериаллар аркылы бик кызыксынып кереп китүләрен, аларда туризм барлыкка китергәнен һәм ахыр чиктә сериалларны оригиналда карый башлаганнарын, телне өйрәнгәннәрен басым ясап әйтте. Аның фикеренчә, шул дәрәҗәдә сыйфатлы продукт эшләргә кирәк.

«Бүгенге телдә Достоевскийны иң күбе инглиз телендә укыганнар, ә рус телендә түгел. Татарларны күбрәк белүләрен теләсәк, инглиз теленә тәрҗемә итәргә һәм аны шул телдә популярлаштырырга кирәк. Аннары кешенең кызыксынып оригиналда укыйсы килү теләге булырга мөмкин», — ди блогер Ләйлә Лерон.

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_bot_970_100