news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Интернетта татарча подкастлар барлыкка килде

Максатыбыз — татар теле турында мәгълүмат бирү, диде Илдар Әюпов.

Интернетта татарча подкастлар барлыкка килде
elbette.ru

(Казан, 1 апрель, “Татар-информ”, Марат Мөбарәкшин). Интернетта “Теория” видео-студиясе җитәкчесе Илдар Әюпов тарафыннан эшләнгән татарча подкастлар барлыкка килде. Ул үзенең “Әлбәттә” фәнни-популяр проектының өченче сезоны кысаларында аудио подкастлар сериясен тәкъдим итә.

“Моңарчы без видео-лекцияләр чыгара идек, монысы яңа проект булып тора. Бу подкастлар соңгы вакытта бик популяр була башлады, чөнки аны карыйсы юк, ә тыңларга гына кирәк”, - диде Илдар Әюпов “Татар-информ” хәбәрчесенә. Подкастлар татар телен популярлаштыру максатыннан эшләнгән.

Илдар Әюпов өченче сезонда татар лингвистикасы курсы буенча подкастлар социаль челтәрдә урнаштырылып барылачагын әйтте. Бу эш КФУ галиме Эльвира Динмөхәммәтова белән берлектә башкарыла.

“Атна саен без татар теле буенча бер подкаст чыгарып барачакбыз. Икенче атнада татар теленең фонетикасы турында подкаст булачак. Максат – кешеләргә татар тел белеме турында мәгълүмат бирү”, - диде ул.

Бүген Илдар Әюпов үзенең Facebook социаль челтәрендә ике подкаст урнаштырган. Аның беренчесе “Язык татар” дип атала. Әлеге подкаст татар лингвистикасына багышланган. Икенчесе “Сәфәри” дип исемләнгән. Анысы балаларны төрле илләр белән таныштыруга бәйле булачак. Аның беренче сериясе Австралиягә багышланган.

  • “Әлбәттә” — татар фәнен киң аудиториягә ирештерү максаты белән башлап җибәрелгән фәнни-популяр проект. Аның кысаларында хәзерге көн күренекле татар галимнәренең татар халкы тарихы, тел белеме, әдәбияты, сәнгате, фольклорына кагылышлы кыска видеолекцияләр тәкъдим ителә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100