news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Интернетта татар телендә сүз байлыгын бәяли торган тест барлыкка килде

Интернетта кешенең татар телендә сүз байлыгын бәяләүче «Сүз байлыгы» дип исемләнгән бушлай тест барлыкка килде.Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте Белем.руга нигезләнеп хәбәр итә.

Әлеге тест сүз байлыгын үлчи. Озынлыгы — 3 минут. Ахырдан нәтиҗәне башкаларныкы белән чагыштырып була.

Әлеге тестны әзерләүче Илдар Әюпов үзе сөйләгәнчә, проектның максаты – конкрет кешенең татар телен белү дәрәҗәсенә объектив бәя бирү, шулай ук тулаем татар телен популярлаштыру.

news_right_1
news_right_2
news_bot