news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Интернетта таралган аена 3300 сум компенсация турындагы хәбәр дөреслеккә туры килми

ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы белгечләре банк карталары реквизитларын һәм башка шәхси мәгълүматларны чит кешеләргә хәбәр итмәскә киңәш итә.

(Казан, 10 гыйнвар, «Татар-информ»). Социаль челтәрләрдә пенсионерларның 3300 сум күләмендә айлык акчалата компенсация алу мөмкинлеге турында мәгълүмат таралуга бәйле рәвештә, ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы белгечләре республикада яшәүчеләрне уяу булырга һәм мошенникларга ышанмаска чакыра.

«Соңгы вакытта интернетта эшләмәүче пенсионерларга шифаханә һәм курортта дәваланудан баш тарткан очракта компенсация биреләчәк дигән мәгълүматка тап буласың. Аның авторлары гражданнарны территориаль социаль яклау органнарына мөрәҗәгать итеп, 3300 сум күләмендә айлык акчалата компенсация рәсмиләштерергә чакыра», диелә хәбәрдә.

Республикада яшәүчеләргә айлык акчалата компенсацияне рәсмиләштерү өчен пенсионерларга паспорт белән территориаль социаль яклау органнарына мөрәҗәгать итәргә кирәклеге турында хәбәр җибәрәләр. Мәшгульлек хезмәте белгечләре, бушлай дәвалануга хокукның файдаланылмавын тикшереп, компенсация алу өчен гариза язарга кушачак. Пенсионерга әлеге гаризада банктагы исәп-хисап счетын күрсәтергә кирәк. Янәсе, акча гариза язганнан соң 30 көн эчендә күчәчәк. Төрле мессенджерлардан файдаланучылар әнә шундый эчтәлектәге хәбәрләр ала.

«Федераль закон нигезендә дә, республика кануннары буенча да мондый чара каралмаган. Шулай булгач, әлеге сорау белән территориаль социаль яклау органнарына мөрәҗәгать итүнең кирәге юк. Моннан тыш, банк картасы реквизитларын, парольләр һәм башка шәхси мәгълүматларны чит кешеләргә хәбәр итмәскә кирәк», диелә ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы хәбәрендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100