news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Интернетта Нурбәк Батулланың “Сизәсезме вәзгыятьне? Киеренкелек!” дигән чыгышы популярлаша

Фейсбук социаль челтәрендә бер тәүлектән дә азрак вакыт эчендә аны 60 тапкыр перепост ясаганнар.

(Казан, 15 сентябрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Facebook социаль челтәрендә Нурбәк Батулланың “Сизәсезме вазгыятьне? Киеренкелек!..” чыгышының видеосын бер тәүлектән дә азрак вакыт эчендә 2500дән артыграк кеше караган һәм алтмышлап кеше үз лентасына күчергән.

“Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында биюче Нурбәк Батуллин катнашында “Әлиф” хореографик спектакленә багышланган матбугат конференциясе узган иде. Биредә Нурбәк Батулла Татар теле тирәсендәге проблемалар буенча үз фикерен белдерде, аларны чишәр өчен киеренкелектән котылырга кирәклеген әйтте. “Без хәзер тел мәсьәләсендә артык куерта башладык. Ана телебез тирәсендәге проблеманы чишәр өчен, безгә, киресенчә, иркенәергә кирәк... Интернет челтәрләренә килеп керсәң дә, анда да киеренкелек. Ә бит безгә елмаерга, иркенәергә кирәк! Тирән бер сулыш алыйк! Биик, эзләник, ялгышыйк! Бу иркенлек, әлбәттә, ниндидер корбан таләп итә. Без дүрт хәрәкәтне ташларга, биш җырны онытудан курыкмыйбыз. Яңа юллар эзлибез. Ялгышырга да мөмкинбез, ләкин без бәреп чыгарга тырышабыз”, - диде ул. 

“Татар-информ” Нурбәк Батулланың әлеге сүзләре язылган видеокадрларны социаль челтәрдәге битенә урнаштырды һәм ул бер тәүлектән дә кимрәк вакыт эчендә зур кызыксыну тудырды. Видеороликны Фейсбук социаль челтәрдәге битләренә урнаштыручылар арасында Татарстанның атказанган артисты, җырчы Эльмира Кәлимуллина, яшь композитор Эльмир Низамов, кинорежиссер Илдар Ягъфәров, видеоблогер Ислам Вәлиев, Татар Википедиясе авторы Фәрхад Фәтхуллин, Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Тәбрис Яруллин, танылган журналист Рәйсә Сафиуллина, Татарстаннан читтә яшәүче татарлардан - Төркиядән Гөлтән Ураллы, Америкадан Илмир Әхмәтҗанов, Бурятиядән Саҗидә Баталовалар бар.

Нурбәк Батуллин – хореограф, биюче, танылган җәмәгать эшлеклесе, язучы Рабит Батулланың улы. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100