news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Интернетта Мамадыш яр буен җимергән вандалларның видеосы пәйда булды

Шәһәрнең 235 еллыгын бәйрәм итәр алдыннан яр буендагы агач фигуралар һәм фонарьларны ватканнар һәм тирны җимереп кергәннәр

(Казан, 27 август, «Татар-информ»). Күптән түгел интернетта Мамадышта яр буен җимергән вандалларны төшерелгән күзәтү камерасы видеосы  пәйда булды.

Исегезгә төшерәбез: шәһәрнең 235 еллыгын бәйрәм итү кысаларында үткәрелүче тарихи рыцарь турниры башланырга бер көн кала билгесез кешеләр яр буендагы агач фигуралар һәм фонарьларны җимергәннәр, тирны ватканнар, аккошларны буяганнар, балалар аттракционында батутларны кискәннәр. Хокук саклау органнары, күзәтү камерасы видеосы язмаларына нигезләнеп, зыян салучыларны эзләүгә игълан иткән.

Видеода ике яшь кеше күренә. Ачык футболка кигән ир-ат шактый ачык күренә. Алар яр буеннан нәкъ камера яныннан үтәләр. Алар кадрдан югалганда өченче берәү килеп кушылганы да күренә.

Мамадыш халкы 26 августта булган әлеге хәлгә шаккатты, дип яза «Нократ» басмасы. Видео Интернетка урнаштырылганнан соң,  мамадышлылар гына түгел, башка районнардан яр буена ял итәргә килүчеләр дә бу хакта фикерләшә башлады.

(Надия Шәйхетдинова әзерләде).
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100