news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Интернетта легаль булмаган исерткеч эчемлек сату 1,6 миллиард сумга җитәргә мөмкин

Россия иң күп эчүче илләрнең берсе булудан туктаган.

(Казан, 22 сентябрь, "Татар-информ"). 2018 елда Интернетта легаль булмаган исерткеч эчемлек сату 1,6 миллиард сумга җитәргә мөмкин. Бу исә 2016 елгыдан 1,5 тапкырга артык дигән сүз. Әлеге хәбәрне Интернет-сәүдә компаниясе ассоциациясе башкарма директоры Артем Соколов хәбәр иткән, дип җиткерә “Известия”.

“Интернетта 2016 елда легаль булмаган алкоголь базары 1,1 миллиард сумны тәшкил итте, 2018 елда исә 1,6 миллиард сумга җитәргә мөмкин”, – дигән Соколов “Алкоголь базары: тыюлардан – үсешкә” форумында.

Ул, ассоциация мәгълүматлары буенча, Россия халкының интернеттан хәмер сатып алу буенча ай саен 300 меңнән артык сорау булуын җиткергән. “Ягъни елына сатып алуга 3,6 миллион сорау була”, – дип билгеләп үткән Соколов.

Алдан Сәламәтлек саклау министрлыгы Финанс министрлыгының интернеттан исерткеч эчемлек сатып алуны легальләштерү турындагы проектына каршы чыккан иде. Идарә тармагында исерткеч эчемлекне дистанцион юл белән сату алкоголь продукциясенә визуаль реклама белән бара, ә бу исә хәмер куллануны арттырачак, дип билгеләп үттеләр.

Сәламәтлек саклау министрлыгы билгеләп үтүенчә, хәзер Россиядә алкоголь продукциясен куллану кими бара. Россия иң күп эчүче илләрнең берсе булудан туктаган.

news_right_1
news_right_2
news_bot