news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Интернетта Казан мэрына урамнарны бозлавыктан чистартуны таләп иткән петиция пәйда булды

Казанда яшәүчеләр шәһәр хакимиятен башкаланың барлык районнарында җәяүлеләр юлларын боздан арындыруны оештырырга чакыра.

Интернетта Казан мэрына урамнарны бозлавыктан чистартуны таләп иткән петиция пәйда булды
архив/Султан Исхаков

(Казан, 20 декабрь, «Татар-информ»). Интернетта Казан мэрына урамннарны бозлавыктан чистартуны таләп иткән петиция пәйда булды. Хәзерге вакытта аны 47 кеше имзалаган.

Петицияне язучы Казанда яшәүчеләр шәһәр хакимиятен башкаланың барлык районнарында җәяүлеләр юлларын боздан арындыруны оештырырга чакыра.

Аларның сүзләренчә, “шәһәрлеләр хастаханәләрдә травматология бүлекләренең тулы булуы турында хәбәр итә”. Бигрәк тә өлкән кешеләр һәм авырлы хатын-кызлар куркыныч вазгыятьтә калган. Аларның тайгак тротуарларда егылуы җитди имгәнүләргә китерергә мөмкин. Ишегаллары һәм урамнары бозлавык булу сәбәпле, шулай ук инвалид кешеләрнең урамда йөри алмавына игътибарны юнәлтәләр.

Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгында Казан травмпунктларына мөрәҗәгать итүчеләрнең арта баруын расладылар. Узган атнада 256 мөрәҗәгать (131 очракта сыну, 125 очракта имгәнү) булган. Чагыштыру өчен аннан алдагы атнада бары тик 68 мөрәҗәгать булган”, – дип сөйләделәр “Татар-информ” агентлыгына министрлык матбугат хезмәтендә.

Иң күп мөрәҗәгать Казанның Идел буе районында күзәтелә, анда 51 кеше зыян күргән, аннары Вахитов (50) һәм Совет районнары (49).

news_right_1
news_right_2
news_bot