news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Интернетны дошман итәргә түгел, киресенчә, юлдаш күрергә кирәк – Рүзәл Мөхәммәтшин

Шагыйрь фикеренчә, татар телен киләчәк буыннарга тапшыруда интернет ярдәм итәргә тиеш.

Казан, 2 ноябрь, “Татар-информ”, Рәмис Латыйпов). Кичә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры бинасында VII Дөньякүләм “Белем җәүһәрләре” интернет проектлар бәйгесенең җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды. Татарстан Хөкүмәтенең Мәдәният һәм Татарстан Республикасы халыклары телләрен үстерү идарәсе баш киңәшчесе, шагыйрь Рүзәл Мөхәммәтшин җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында чыгыш ясап, интернетны дошман күрергә ярамавы хакында белдерде.

“Чынлыкта без бик кирәкле эш башкарабыз. Безгә кадәр әти-бабаларыбыз исән-имин, бер кәлимәсен җуймыйча китереп җиткергән телебезне үзебезнең балаларыбызга тапшыру безнең изге бурычыбыз. Бу эшне башкаруда безгә бүген Интернетны дошман итәргә түгел, ә киресенчә, анда юлдаш күреп, анда фикердәш, анда дус күреп үзебезнең максатларда файдаланырга кирәк. Һәм бу өлкәдә сез бик эзлекле һәм файдалы эш башкарасыз.

Без бик аз булып күренергә мөмкин бүген. Әмма чынлыкта бу болай түгел. Без бик күп. Халкыбызның тыйнаклыгы аркасында гына милләт дип янып йөрүчеләр аз күренергә мөмкин. Без үзебезнең нәрсә эшләгәнебезне беләбез. Ә үзенең нәрсә эшләгәнен һәм нигә эшләгәнен белгән кеше, белгән халык ул беркайчан да ялгышмаячак һәм, һичшиксез, ахыр чиктә җиңүгә ирешәчәк”, - диде Рүзәл Мөхәммәтшин.

Залда утыручыларны ул “берничә тапкыр җиңүчеләр” дип атады. “Беренчедән, бүгенге вазгыятьтә телебезне, милләтебезне белгән хәлдә татар сайтын булдыру, кырык эшне кырык якка ташлап, аны эчтәлек белән тутыру үзе бер җиңү. Икенчедән, бу бәйгедә катнашу – икенче җиңү, конкурста җиңү – өченче җиңү”.

Интернет проектлар конкурсында катнашып, “Гаилә һәм башлангыч белем җәүһәрләре” номинациясендә 2 нче урын алган Хәбибуллиннар гаиләсе сайтының (habibullinnar.jimdo.com) авторы - Лениногорск районы Ормышлы авылыннан 7 класс укучысы Искәндәр Хәбибуллин сайтны башлыча үзе ясап чыгуы хакында белдерде. Ул бу сайтны үзләренең гаиләсен – Хәбибуллиннарны таныту өчен эшләгән.

“Үзебезнең Хәбибуллиннар гаиләсен интернетта таныту өчен тырыштым, ул барып чыкты. Кешеләрнең бу сайт белән кызыксынганын, безнең гаиләне таныганнарын аңладым. Минем хыялым - сайтны үстерү, ГИА биреп, югары уку йортына керү. Белсеннәр Хәбибуллиннар бар икәнен!”, - диде ул “Татар-информ” агентлыгына.

Исегезгә төшерәбез: "Татар-информ" агентлыгының татар редакциясе "Белем җәүһәрләре" бәйгесенең ".tatar домены – җәүһәрләр чыганагы" номинациясендә I дәрәҗәдәге диплом белән бүләкләнде.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100