Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Интернетлы заманда Балтачның Яңгул авылында су өчен көрәш бара
Мәсьәлә кузгатылганга дистә елдан артык вакыт узган, ә чишелеше һаман юк.
(Балтач, 4 октябрь, “Татар-информ”, “Хезмәт”, Зәлия Хәсәнова). Балтач районы Яңгул авылының Муса Җәлил урамында нибары 3 хуҗалык бар. Аларны күп еллар борчыган проблема әле дә хәл ителмәгән - урам үзәкләштерелгән су тәэминатыннан мәхрүм. “Шул өч йортның икесендә пенсионерлар яшәсә, берсендә, тау башындагысында, мин гомер итәм. Каенатам шулай ук лаеклы ялдагы кеше. 16 ел элек иремне югалткач, авыл җирлеге башлыгына әлеге проблеманы хәл итүен сорап кердем. Тик әлегәчә бернинди үзгәрешсез яши бирәбез, – дип телефон аша хәбәр итте Рәсимә Шәмсетдинова, дип яза районның “Хезмәт” газетасы.
Яңгулда, чыннан да, интернет кереп тә, су кермичә калган урам бар икән. Инде заманча дөньяда яшибез, югыйсә, зур, чәчәк атып килүче әлеге авылда мондый хәл сәер тоела.
“Әйе, бу мәсьәлә безгә бик таныш. Ләкин ул урамга су үткәрү өчен бер хуҗалыкның бакчасы аша эшләргә тиешбез, ул шәхси милек булып торганлыктан, безнең югарылыкта гына хәл ителә торган проблема түгел. Сусыз тилмерми алар, әзрәк читтә генә колонка бар, суны шуннан да ала алалар”, – дип җавап бирде Яңгул авыл җирлеге башлыгы Ренат Гарипов.
Җитәкченең бу сүзләре аптырашта калдырды, аның югарылыгында хәл итәрлек булмагач, нигә җитәкче вазифасында йөрергә соң? 16 ел эчендә әллә нинди юллары да булгандыр инде аның, бакчага кермичә, юлдан сузу мөмкинлеге бар бит дигәч, юк, узган ел гына үзара салым акчасына эшләттек әле аны, диде. Колонкада су бетмәс ул, ләкин аны ташыр өчен сәламәтлек кирәк. Бүген Рәсимә ханым да, Раиф абый да әлегә үз көчләрендә, ләкин иртәгесе Ходай кулында. Аннан соң бит су да эчәр өчен генә кирәкми, бүгенге заманда автомат кер юу машинасыннан да, өйдәге бәдрәфтән дә кулланасы килә. Ә аларны, Ренат Гарафетдинович, колонкадан ташып кына эшләп булмый!
Дөрес, Шәмсетдиновлар ишегалларында үзләре акча түләп су бораулатканнар, ләкин беренчесендә суы беткән, ә икенче тапкырында, эш сыйфатсыз булуы сәбәпле, су ләмле чыга икән, аны әзрәк тондыргач кына, ягъни икенче көнгә генә кулланалар. Күләме дә күп түгел, көнгә нибары 4-5 чиләк кенә.
Әлеге урам табигатьнең бик матур җирендә урнашкан. Шулай да, матурлыкка да юллар урау шул. Урамга кергән юл бик тар, анда ике машина кара-каршы үтә торган түгел, әле җитмәсә кыш көне бураннар вакытында кар салып тилмертә икән. Аны чистарттыру да бер әҗәлгә әйләнгән. Инде аларына да түзә биредә яшәүчеләр. Тик менә суны кыш көне бәке тишеп, ә башка вакытта инештән ташу инде үзәкләренә үткән, диелә Балтач районы газетасында.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз