Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Интернет провайдерлар кулланучыга килешү нигезендә тәкъдим иткән мәгълүматлар тапшыру тизлеге, гамәлдә берничә тапкырга кимрәк
Монда тышкы канал тизлеге генә түгел, подъезд яки фатир эчендәге үткәргеч тизлеге дә зур роль уйный
(Казан, 1 март, “Татар-информ”, Айгөл Фәхретдинова). Интернет провайдерлар кулланучыга килешү нигезендә тәкъдим иткән мәгълүматлар тапшыру тизлеге, гамәлдә берничә тапкырга кимрәк була. Һәр провайдерга хас булган бу күренеш республика шәһәр-районында яшәүчеләрнең күпчелеген борчый.
ТР Премьер-министры урынбасары-мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Николай Никифоров аңлатуынча, проблема катлаулы. Монда тышкы канал тизлеге генә түгел, подъезд яки фатир эчендәге үткәргеч тизлеге дә зур роль уйный. “Интернет-провайдерлар белән килешүдә каралган магистраль интернет каналда бүген бернинди проблема юк. Интернет тизлегенең кимүе йортларның үзләрендәге үткәргечләр белән бәйле. Яңа йортларда бу баш бәласе булмаса да, искерәк йортларда проблема бик актуаль. Аларда кабель инфраструктурасы иске. Шуңа күрә проблеманы конкрет үткәргечләр, модем тудыра”, - ди министр.
Мәктәпләрдә Интернетның сыйфатындагы проблемалар да шул ук сәбәпкә бәйле рәвештә чыга. “Бүген мәктәпләргә яңа ноутбуклар кайтарылды. Укытучылар алардан Интернетка мәктәпләрдә эшләп килүче иске каналлар, иске модем ярдәмендә керә. Шушы иске модем буенча бер мәктәптә 60 лап укытучы эшли булып чыга. Ә аның мөмкинлекләре чикләнгән булу сәбәпле, көче җитми. Бүген республикада 703 мәктәп яңа ноутбуклар алды. Әлегә 180 мәктәп кенә югары тизлекле оптик кабельгә тоташтырылган, калганнары Интернетка элеккеге бакыр элемтә линияләре буенча ялгана. Алга таба барлык мәктәпләрне дә югары тизлекле каналга тоташтырачакбыз. “Таттелеком”ның бу хактагы программасы инде гамәлдә”, - ди Никифоров.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз