news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Интернет-омбудсмен Мариничев MAX мессенджеры функционалын югары бәяләде

MAX мессенджеры яхшы функционалга ия, шуңа күрә конкурентлыкка сәләтле мәйданчык булып саналырга мөмкин. Интернет-омбудсмен Дмитрий Мариничев «Татар-информ» хәбәрчесенә шундый фикере белән уртаклашты.

«МАХ классик рәвештә мессенджер буларак, башка конкурентлыкка сәләтле продуктлар кебек үк, яхшы функционалга ия. Ул аудиториянең барлык сорауларына җавап бирә һәм җәмгыять тормышының күп өлкәләре: коммерция, дәүләт органнары, гражданнар белән бәйле. Бу җәһәттән мессенджерның яшәргә хокукы гына түгел, ул күптән инде шул ук юридик әһәмияткә ия гамәлләр, мәсәлән, бизнес өлкәсендә дә булырга тиеш иде», - дип уртаклашты ул мессенджер турында «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Аның фикеренчә, колачлы һәм файдалы булуына килгәндә, МАХ Россиядә киңрәк кулланылачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot