news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Интернет-музей төзү буенча Кама Тамагына иҗат төркеме килде

Виртуаль музей Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышлана

 (Казан, 29 август, “Татар-информ”). Җиңүнең 70 еллыгына чаралар программасы кысаларында республикада Бөек Ватан сугышына багышланган интернет-музей өчен материаллар җыю бара.

Кичә Кама Тамагы районына интернет-музей контактын рәсмиләштерү эшен алып баручы иҗат төркеме килде. Виртуаль музей оештыру программасы дәүләт, муниципаль һәм мәктәп музейлары коллекцияләрен фотога төшерү һәм сканерлаштырудан, сугыш еллары вакыйгаларына бәйле биналар һәм учреждениеләрне, һәйкәлләрне һәм мемориалларны видеога төшерүдән, Бөек Ватан сугышында катнашучылар һәм ветераннарының, тыл хезмәтчәннәренең, сугыш чоры балаларының истәлекләрен видеотөшерү һәм аудиоязмаларын туплаудан гыйбарәт, дип белдерә “Идел таңнары” басмасы.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100