Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Интернет-мошенниклар күп фатирлы йорт подъездларында игъланнар тарата башлаган
Быелның июнь башында күп фатирлы йорт подъездларында ачкыч ясау хезмәте күрсәтәбез дигән игъланнар барлыкка килде. Аларда мошенниклар ресурсына интернет-сылтамалар күрсәтелә. Бу хакта «Российская газета» яза.
Шул ук вакытта, мошенниклар корбаннарында сайтка керү теләге булдыру өчен төрле психологик хәйләләр куллана: әйтик, якын арада подъездда домофон алыштырылачак, дип хәбәр итә. Шулай ук фатир хуҗаларына уңайлы булсын өчен мошенниклар ресурсына илтә торган QR-код беркетә. «РТК-Солар» компаниясендә Solar AURA тышкы цифрлы куркынычларны мониторинглау үзәге директоры урынбасары Сергей Трухачев « Газета.Ru» сайтына биргән интервьюсында шулай дип белдерде.
Белгечләр ялган сайтларның дизайны шактый начар эшләнүен ачыклаган. Анда, кагыйдә буларак, кертү формасы гына бар, шунда адресны һәм ачкычлар санын күрсәтергә кирәк. Бер ачкычның бәясе – 300 сум. Хезмәт өчен банк картасына акча күчереп кенә түләргә мөмкин.
Шул ук вакытта, Трухачев аңлатып үткәнчә, мошенниклар үз сайтларына домофоннарга хезмәт күрсәтү белән шөгыльләнә торган чын компаниянең реквизитларын өсти. Бу «клиентларда» шик тумасын өчен эшләнә, диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз