Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Интернет аша россиялеләрнең өчтән бере генә нәрсәдер сатып алган
Россиялеләрнең бары тик 12 проценты гына интернет ярдәмендә сәяхәтләрен оештырган.
(Казан, 29 сентябрь, «Татар-информ»). Россиялеләрнең өчтән бере (63 процент) беркайчан да интернет-кибет хезмәтләреннән кулланмаган, әмма аларның һәр унынчысы бу эшне башларга планлаштыра дип белдерә "Левада-үзәк" дип яза "Интерфакс".
Һәр бишенче россияле (20 процент) интернет аша самолетка яки поездга билетлар броньлаган, тагын 16 процент киләчәктә бу мөмкинлектән файдаланырга ниятли. Респондетларның 60 проценты билетларны онлайн сатып алырга җыенмый.
15 процент россияле театрга, концертка һәм башка чараларга интернет аша билетлар сатып алган, ә 16 проценты мондый хезмәттән кулланырга исәпли. Респондетларның (65 проценты) интернет аша билетлар сатып алырга җыенмый.
Россиялеләрнең бары тик 12 проценты гына интернет ярдәмендә сәяхәтләрен оештырган, 17 процент россияле бу ысулны сынап карарга ниятли. Ә сораштыруда катнашкан күпчелек (67 процент) интернет аша сәяхәт оештырырга җыенмый.
Сораштыру 9-12 сентябрьдә Россиянең 48 төбәгендә 137 торак пунктта 1600 кеше арасында үткәрелгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз