news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Интернет аша поездда урын алып калуга комиссия түләве бетерелде
Бу яңалык 3 июньнән гамәлгә кертелде
Скопировать ссылку
(Казан, 3 июнь, «Татар-информ»). Ерак араларга йөрүче поездларга Интернет аша билет сату системасы Россия тимер юлларында моннан бер ел элек гамәлгә кертелгән иде. Шушы чорда бу уңайлыктан 50 меңгә якын кеше файдаланган. «Россия тимер юллары» ААҖ рәсми сайты мәгълүматларына караганда, 14 майдан 2 июньгә кадәрге чорда ерак араларга баручы поездларга Интернет аша 253 меңнән артык билет рәсмиләштерелгән. Бүген мондый система аша билетларны Калининградтан кала Россиянең барлык төбәкләренә һәм халыкара маршрутларга йөрүче поезларга алырга була. Шушы юл белән иң күп билетлар Мәскәү-Санкт-Петербург-Мәскәү, Мәскәү-Казан-Мәскәү, Мәскәү-Түбән Новгород-Мәскәү, Мәскәү-Киев-Мәскәү поездларына алына икән. Интернет аша юл билетлары алучыларга хезмәт күрсәтүнең сыйфатын күтәрү максатыннан, Россия тимер юлларында яңалык кертелде. Бүгеннән Интернет аша алдан поездга урын алып калуга комиссия түләве бетерелде. Моңарчы бу хезмәт өчен 143 сум түләргә кирәк иде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot