Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Интернет аша җинаять кылган өчен җәза катгыйланды
Мошенниклыкта гаепләнгән кешегә 10 елга кадәр ирегеннән мәхрүм ителү яный, диде Раил Куряков.
(Казан, 11 сентябрь, “Татар-информ”, Чулпан Шакирова). Интернет аша җинаять кылучыларга җәзалар катгыйланган. Бу хакта бүген “Татар-информ”да узган матбугат очрашуында Казан шәһәре Җинаятьләрне ачу бүлегенең мошенникларны ачыклау бүлекчәсендә вакытлыча башлык урынбарасын башкаручы Раил Куряков әйтте.
“Элек интернетта сату-алу өлкәсендә кылынган мошенниклык җинаяте өчен максималь җәза 6 елга иректән мәхрүм итү булса, 2018 елның апреленнән Федераль законга үзгәрешләр керде һәм җәзалар катгыйланды. Хәзер зыян күрүче, мошенникка үзенең банк картасы реквизитларын әйтеп, аннан акчалар урланса, җинаятьче Җинаять кодексының 158нче маддәсе буенча җәзага тартыла. Әлеге маддә нигезендә, 10 елга кадәр иректән мәхрүм ителү каралган”, - диде Куряков.
- Соңгы арада Казанда интернет аша товар сатып-алу тәкъдимнәренә бәйле җинаятьләр ешрак теркәлә башлаган. Мондый очрак буенча көн саен 3-5 факт ачыклана. Ел башыннан алып мондый төрдәге 600 җинаять теркәлде. Шуның 200е узган ике айда гына кылынган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз