news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Интернет аша чәчәк сатып алырга теләгән Бөгелмә кешесен алдаганнар

Сатып алучы акча күчергәч, лалә сатучы элемтәгә чыгудан туктаган.

(Бөгелмә, 14 март, «Татар-информ», «Бөгелмә авазы»). Бөгелмәнең кизү частена 25 яшьлек егет мошенниклык гамәлләре турында гариза белән мөрәҗәгать иткән. Ул социаль челтәрдә бөтен Россия буенча чәчәкләр сата торган төркем рекламасын тапканын сөйләгән.

Ул лаләләр китерүгә заказ бирергә булган. Сатучы карта номерын җибәргәч, бөгелмәле анда 3 500 сум акча күчергән. Билгеләнгән вакытта заказ бирелмәгәч, сатучы элемтәгә керүдән туктаган.

Россия Эчке эшләр министрлыгының Бөгелмә районы бүлегенең сорау алу бүлегендә РФ Җинаятьләр Кодексының 159нчы маддәсе, 1нче өлеше буенча «Мошенниклык» эше кузгатылган. Зыян китерүче 3 елга кадәр ирегеннән мәхрүм ителергә мөмкин.


news_right_1
news_right_2
news_bot