news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Интернет аша автомобиль сатып алырга теләгән әлмәтле 302 мең сум акчасын югалткан

29 яшьлек ир-ат мошенникка ышанган һәм машина өчен акча күчергән

(Казан, 16 сентябрь, «Татар-информ»). Әлмәттә яшәүче 29 яшьлек ир-ат Интернет челтәре аша мошенник корбаны булган дип хәбәр итә Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте.

Әлмәтле машина сатып алырга теләп, белдерүдә күрсәтелгән телефон буенча шалтыраткан. Машина сатучы автомобильне алырга теләүчеләр күп, шул сәбәпле, акчаның бер өлешен алдан түләүне сораган. Ир-ат банкомат аша билгесез кешенең банк картасы счетына, шулай ук мобиль операторларның ике абонемент номерына 302 мең сум акча күчергән.

Акча күчерелгәннән соң телефон номеры сүндерелгән, ә белдерү сайттан алынган. Хәзер полиция хезмәткәрләре бу факт буенча оператив-тикшерү чаралары үткәрә. Телефон номеры Тула өлкәсе абонентыныкы булуы ачыкланган.

news_right_1
news_right_2
news_bot